Татарстан Республикасы Милли музеенда көндезге сәгать 12.00 дә тантаналы рәвештә шагыйрьнең фашистлар тоткынлыгында язылган үлемсез “Моабит дәфтәрләре” музей тамашачылары хозурына чыгарыла. Быел аларны чыгару хокукы Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецовка бирелә.
Традиция буенча фестиваль йомгаклау концертлары белән ябыла, аларда опера сәхнәсе йолдызлары катнаша.
«Тормышта без һәрчак тарттырылган аркан өстендә биюче хәлендә булабыз. Бу – рәссамның язмышы: кылыч йөзеннән барасың... һәм еш кына егылып та төшәсең ...». Бу юлларны язучы София Гобәйдуллина – бөтен дөньяда мәшһүр композитор, Казан тумасы, гаҗәеп зирәк акыллы, үзенчәлекле, тиңе булмаган кеше.