9 февральдә Казанның халык сәнгать һөнәрчелеге техникумында студентларның Россия фән көненә багышланган «Фәндә тәүге адымым» дигән фәнни-гамәли конференциясе узды.
Конференциянең максаты – студентларны иҗади фәнни-тикшеренү эшенә тарту, аларда фәнни эш белән шөгыльләнү күнекмәләре булдыру, эшкә иҗади карап, аны намус белән башкарган студентларны бүләкләү, аларны киләчәктә дә фәнни эш белән шөгыльләнүгә кызыксындыру. Темалар төрле һәм кызыклы иде. Алар арасында, әйтик, мондыйлары бар иде: «Бакырның кеше организмына йогынтысы» (Саксонов Тимур), «Бөекбритания декоратив-гамәли сәнгате» (Болонкина Регина), «Чәй эчү йоласы. Кытай һәм татар халыкларында чәй эчү культурасы үзенчәлекләре һәм аерымлыклар» (Идрисова Айсылу) һ.б.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте