10 февральдә Чистайда «Иҗатка биреп күңел...» конкурсы башлана

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

10 февральдә, Борис Пастернакның тууына 125, ә Мемориаль музей ачылуга 25 ел тулган көнне,  «Иҗатка биреп күңел...» республика конкурсы башлана.

Быел Чистай музей-тыюлыгына конкурста катнашу өчен Татарстанның 9 районыннан 9 гариза алынды. Борис Пастернак әсәрләрен иң яхшы башкаручыны ачыклау максатында конкурслар Чистайда алдарак та уздырылды, әмма быел мондый бәйге бөтен республика мәйданына чыкты.    

Ул  10 февральдән 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International