11 февральдә кичке сәгать җиденче яртыда «Мир» кинотеатрында режиссер Рөстәм Рәшитовның «Айсылу» дигән нәфис фильмы күрсәтеләчәк. Бу фильм – «көлбикә», әмма бу юлы «татар көлбикәсе» турында чираттагы дулкынландыргыч тарих. Фильмның төп герое – Айсылу исемле, гаҗәп матур тавышлы кыз. Аягы гарипләнгәнлектән, ул култык таяклары ярдәмендә генә йөри ала. Кыз әнисе белән авылда яши һәм аның киләчәге бер дә кызыксыз булыр кебек тоела. Әмма берчак кызга киләчәген яхшыга үзгәртү мөмкинлеге бирелә...
Фильм татар телендә төшерелгән. Рольләрне республиканың татар театрлары артистлары башкара. Айсылу ролен яшь артистка Гөлназ Галимуллина уйный. «Айсылу»да төп каһарман тарихының бары башлангычы гына күрсәтелүен билгеләп китәргә кирәк. «Татар көлбикәсе» маҗараларының дәвамын авторлар 2015 елда дәвам итәргә планлаштыралар.
Премьерага керү – түләүсез.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте