3 февральдә Мәскәүдәге Марина Цветаева музей-йортында рәссам, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Зиннур Миңнәхмәтов күргәзмәсе ачылды.
Анда останың төрле елларда иҗат иткән картиналары куелган. Аларның һәрберсенең кабатланмас стиле бар, алар үзенчәлекле ысулда башкарылган. Экспозициядә рәссамның әйләнә-тирә мохитне тоемлавы, аның хис-тойгылары чагылыш тапкан эшләре урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте