Михаэль Курцның «София Гөбәйдулина. Тәрҗемәи хәле» китабының музыкаль презентациясе

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

8 февральдә кичке җиденче яртыда Консерваториянең кече залында заманча музыка  концерты – Михаэль Курцның «София Гөбәйдулина. Тәрҗемәи хәле» китабының музыкаль презентациясе була.

 «Тормышта без һәрчак тарттырылган аркан өстендә биюче хәлендә булабыз. Бу – рәссамның язмышы: кылыч йөзеннән барасың... һәм еш кына егылып та төшәсең ...». Бу юлларны язучы София Гобәйдуллина – бөтен дөньяда мәшһүр композитор, Казан тумасы, гаҗәеп зирәк акыллы, үзенчәлекле, тиңе булмаган кеше.  

Аның журналистлар белән һәрбер әңгәмәсе төрле темаларга – музыка, мәдәният, дин, сәясәт өлкәсенә кагылышлы гаять мәгънәле һәм искитмәле заманча фикерләргә мул була.  

С. Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге Казанда беренче буларак 2014-15 еллар сезоны «София Гобәйдулина аһәңнәре» абонементы кысаларында композиторның музыкасы һәм аның сүз калыбына салган фикерләре яңгыраячак концерт оештыра.   Мәшһүр композиторның сүзләре немец музыка белгече һәм философы Михаэль Курцның  «София Гөбәйдулина. Тәрҗемәи хәле» китабыннан китерелә. 

С. Гобәйдуллинаның Геннадий Айги сүзләренә язылган «Розалар» циклын, шулай ук думбра һәм фортепиано өчен иҗат ителгән «Татар фольклорына нигезләнеп» циклын  беренче тапкыр башкарудан тыш, концертта композитор  В.Сильвестров музыкасы да яңгыраячак. Гобәйдуллина аның белән үзенең рухи аваздашлыгын һәрчак билгеләп үтә.  «Без бертуганнар кебек» - ди Гобәйдуллина Сильвестров һәм Арво Пярте («Грэмми» премиясе иясе) турында сөйләгәндә. 

Казан консерваториясенең Кече залында булачак концертта Россия башкаласыннан күп кенә күренекле музыкантлар, шулай ук Казан музыкантлары чыгыш ясаячак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International