Татарстан Республикасының Милли музеенда Төп нөсхә көне уздырыла

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе

15 нче февральТатарстан Республикасы  Милли музее өчен аеруча мөһим һәм тантаналы көн. Бу көнне музейда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган чара  “Төп нөсхә көне” үткәрелә. Үзенең тиңдәшсез батырлыгы белән Ватанына чиксез тугрылыгын раслаган татар халкының данлы улы, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына  2015 нче елда 109 ел тула. Нәкъ бу елда Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы да тантаналы рәвештә бәйрәм ителәчәк.

Татарстан Республикасы Милли музеенда көндезге сәгать 12.00 дә тантаналы рәвештә шагыйрьнең фашистлар тоткынлыгында язылган үлемсез “Моабит дәфтәрләре” музей тамашачылары хозурына чыгарыла. Быел аларны чыгару хокукы Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис  Кузнецовка бирелә.

“Моабит дәфтәрләре” – Татарстан Республикасы  Милли музее фондларында саклана торган кыйммәтле әдәби һәм тарихи истәлек.  Бары тик 15 февральдә генә, сәгать 12.00 дән 16.00 гә кадәр, барлык музейга килүчеләр шигырьләр дәфтәренең төп нөсхәсен күрә һәм аның белән таныша алачаклар.

Тантаналы чараларда ТРның күренекле мәдәният, мәгариф һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак. Бәйрәмдә Муса Җәлилнең шигырьләре укылачак, аның сүзләренә язылган музыкаль композицияләр яңгыраячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International