11 февральдә ДЗКЗда «La Primavera» Казан камера оркестры һәм сәнгать училищесы коллективының уртак проекты – «Музыканың гәүдәләнеше, Рәсемнең яңгырашы» дигән концерт була.
Әлеге иҗади проект Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының 120 еллыгына багышлана. 1895 елда ачылган Казан сәнгать училищесына 2006 елда Н.И. Фешин исеме бирелгән. Концерт барышында яшь рәссамнар музыканың рәсемен ясаячак. Тамашачылар картинаның ничек ясалуын күрәчәк. Эш барышы экраннарда күрсәтеләчәк. Программада Гендель, Шенберг, Вон-Вильямс, Элгар әсәрләре файдаланыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте