Әлеге фестивальдә «Мир» кинотеатрында режиссер А.Буторның «Белые росы. Возвращение» нәфис фильмы, А.Анисимовның «Невероятное перемещение» дигән балалар картинасы, режиссер Е.Сецьконың «4 года войны» тулы метражлы документаль фильмы һәм «Сказки старого пианино. Шопен», «Гусятница у колодца», «Рондо-каприччиозо», «Песня жаурука» һәм «Мышка» анимация фильмнары күрсәтеләчәк.
Узган атнада жюриның номинантлар билгеләү утырышы узды. Дәгъва белдерүчеләрдән 89 гариза алынган иде, утырышта шулардан 47сен премиягә тәкъдим иттеләр.