27 мартта кичке сәгать җидедә Камал театрында "Тантана" республика театраль премиясен тапшыру кичәсе була. Премия бишенче тапкыр традицион рәвештә Халыкара театр көнендә тапшырыла.
Тантананың режиссеры – Татарстан Республикасының Атказанган артисты Радик Бариев.
Узган атнада жюриның номинантлар билгеләү утырышы узды. Дәгъва белдерүчеләрдән 89 гариза алынган иде, утырышта шулардан 47сен премиягә тәкъдим иттеләр.
«Ел вакыйгасы» номинациясендә быел Чаллы һәм Казан театрлары беренчелек алу өчен ярышачак. Чаллы драма театрының "Ике хуҗаның хезмәтчесе", Чаллы курчак театрының сукыр һәм күзләре начар күрүче балалар өчен "Керпе һәм томан", Камал театрының "Хуҗа Насретдин", Тинчурин театрының "Кара пулат" һәм Казан яшь тамашачылар театрының "Ярату" спектакльләре «Ел вакыйгасы» исеме алырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте