2 – 4 апрелендә Казанда Беларус һәм Россия халыклары бердәмлеге көненә багышланган Беларуссия киносы көннәре булачак. Әлеге фестивальдә «Мир» кинотеатрында режиссер А.Буторның «Белые росы. Возвращение» нәфис фильмы, А.Анисимовның «Невероятное перемещение» дигән балалар картинасы, режиссер Е.Сецьконың «4 года войны» тулы метражлы документаль фильмы һәм «Сказки старого пианино. Шопен», «Гусятница у колодца», «Рондо-каприччиозо», «Песня жаурука» һәм «Мышка» анимация фильмнары күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте