«Зәркәнчелек эше» буенча WorldSkills Russia – 2015 эшче һөнәрләр ачык төбәк чемпионаты тәмамланды

2015 елның 27 марты, җомга

«Зәркәнчелек эше» буенча WorldSkills Russia – 2015 эшче һөнәрләр ачык төбәк чемпионаты тәмамланды. Ул Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы тарафыннан оештырылган иде.   

Чемпионатта техникумның 8 студенты һәм Санкт-Петербургның Карл Фаберже исемендәге Сәнгать-һөнәр лицееннан бер зәркәнче катнашты.  Өч көн буена чемпионатта катнашучылар «Эталон» дип аталган көмеш брошь җитештерделәр.  1 нче урынны Вәсилә Сәгъдиева, 2 нче урынны Фәрит Сираҗетдинов, 3 нче урынны Камил Вәлиев алды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International