Хөрмәтле мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре! Кадерле хезмәттәшләр!
Һөнәри бәйрәмегез – Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан сезне ихлас күңелдән тәбрик итәм. Республикабызда мәдәният гаять тиз үсеш кичерә. Россиядә һәм Татарстанда Мәдәният елы дип игълан ителгән 2014 ел вакыйгаларга бик бай булды: Болгар шәһәре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде, Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы исемен йөртте, бик күп кызыклы һәм мөһим проектлар – фестивальләр, күргәзмәләр, театраль вакыйгалар уздырылды. 2014 елда 25 мәдәни мирас объекты реконструкцияләнде, мәдәният учреждениеләренең материаль базасын ныгыту һәм яңарту буенча зур эшләр башкарылды. Республикабызның мәдәни мөмкинлекләрен тагын да үстерү эшчәнлеге Россия Президенты тарафыннан Әдәбият елы дип игълан ителгән быел да дәвам иттереләчәк. Күпчелек очракта безнең уңышлар, хөрмәтле коллегалар – сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе ул. Мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре – аерым бер «ранг» белгечләре бит, җәмгыятебез өчен хәзер иң зарури булган рухият, кешеләрне ярату, Ватанны сөю кебек кыйммәте һичкайчан төшми торган хисләр, әхлаклылык булдыру күпчелектә аларның эшчәнлегенә бәйләнгән. Мәдәниятсез милли тәңгәллек, халык гореф-гадәтләрен саклап калу, яшь буында ватанпәрвәрлек һәм толерантлык тәрбияләү турында сүз дә булмас иде. Мәдәният, интеллектуаль байлык, иҗади казанышлар – җәмгыять үсешенә көчле этәргеч бирүче ресурс.
Кадерле дуслар, нәтиҗәле хезмәтегез, иҗади эзләнүләрегез, гүзәллекне күрә һәм аңлый белүегез, шул хисләрне башкаларга да күчерергә торышуыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Һәммәгезгә сәламәтлек, иминлек, уңышлар телим.