Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында XI Казан мөселман кинофестиваленә әзерлек мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистлар алдында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина чыгыш ясады, аларның сорауларына җавап бирде. Фестиваль дирекциясенә инде 160 фильм авторы катнашырга теләк белдереп гариза биргән.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте