Яз бәйрәме – Нәүрүзне Казанда 28 мартта билгеләп үтәчәкләр

2015 елның 27 марты, җомга

28 мартта  көндезге сәгать уникедә Камал театры сәхнәсендә  Нәүрүзгә багышланган концерт булачак. Гасырлар дәвамында төрки халыклар көн белән төн тигезләшкән көнне бәйрәм итә торган Нәүрүз җирнең яңаруын, үсүен, чәчәк атуын, мул уңышка өметләнүне символлаштыра.    Тәрҗемәдә Нәүрүз «яңа көн» дигәнне аңлата, ул язга, кояшка гимн булып яңгырый.  2009 елда Нәүрүз  ЮНЕСКОның Кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелде, ә 2010 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 64 сессиясендә «Халыкара Нәүрүз көне»н 21 мартта бәйрәм итү турында резолюция кабул ителде.   

Нәүрүзне бәйрәм итү Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан Татарстан Республикасында Милли сәясәт концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән уздырыла. Бәйрәм концерты вакытында «Адмирал» сәүдә йортындагы янгын вакытында зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәмгә акча җыелачак.

Бу кичтә сәхнәдә танылган артистлар һәм коллективлар чыгыш ясаячак.   

Хөрмәтле журналистлар!

Сезне концертта көтәбез. Аккредитация өчен:  shigabetdinov.pr@gmail.com.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International