Хөрмәтле журналистлар!
1 апрельдә көндезге сәгать өчтә «Әкият» татар дәүләт курчак театры А.Цагарелиның олылар өчен «Ханума» спектаклен күрсәтәчәк.
Бу спектакль Татарстанның театр әһелләре берлеге грантына куелган. Бу – күңелле, уен-көлкеле, искиткеч матур тамаша. Бер вакытта да югалып, каушап калмый торган, үткен яучы ханым – Хануманың күпләргә яхшы мәгълүм булган тарихын театр яңача ачып биргән. Курчакларның ачык төстәге, матур костюмнары, күңелләрне җилкендерә торган җыр-көйләр, биюләр спектакльне тантанага, бәйрәмгә әверелдерә.
237-70-05; 8904-665-18-14
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте