«Аягүрә бас һәм көрәш!» фильмының премьерасын Казанда популяр актер Алексей Воробьев тәкъдим итәчәк. Картинаның презентациясе утыз өченче Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының дөнья финалында күрсәтеләчәк. Әлеге чара Татарстан башкаласында 5 – 10 августта узачак. Халыкара форум программасында бу фильмны 8 августта – физкультурачы көнендә күрсәтү каралган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте