29 июльдә Рус география җәмгыятенең Мәскәүдәге штаб-фатирында медиа–клуб утырышы булды. Җәмгыятьнең 170 еллыгы алдыннан аның президенты Сергей Шойгу һәм медиа-совет рәисе Дмитрий Песков Россиянең иң күренекле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә юбилей елында җәмгыять гамәлгә ашыра торган аеруча истәлекле вакыйгалар һәм проектлар турында сөйләде. Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе клуб утырышында «Татарстан – бармак очларында» проекты белән таныштырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте