«Изге Христофор» күргәзмәсе- Свияжскида

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

8 августтан 1 ноябрьгә кадәр Свияжски тарих музееның күргәзмәләр залында  «Изге Христофор» күргәзмәсе уза. Ул Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

Күргәзмәне уздыру ниятенә Свияжскиның Успенье соборында изге Христофор сурәтләнгән уникаль фресканың булуы этәргеч бирде. Сурәт XVI  йөзнең икенче яртысында ясалган дип фаразлана.

Күргәзмәдә Изге Христофор сурәтләнгән 20 икона күрсәтеләчәк. Алар храмнарда, йортларда кую өчен XVII- XX  гасыр башы вакыт аралыгында эшләнгән. 

www.ostrovgrad.org, e-mail: ostrov_grad@mail.ru

+7 (987) 00-30-747, +7(917) 265-65-47

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International