«Кара квадрат»ның 100 еллыгы

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

31 июльдә иртәнге уннан кичке алтыга кадәр  "Кара квадрат"ның 100 еллыгына Хәзерге сәнгать галереясендә Кара квадрат көне уздырыла.

Казимир Малевич "Кара квадрат"ының сере нәрсәдә? Бу шарлатанлыкмы, әллә шифрланган философик юлламамы? Аны сәнгатьтә гыйсьянлык, традицион сәнгатьнең ахырын чагылдыру дип атаучылар да бар. Бу көнне галерея кунаклары рәсем сәнгате өлкәсендә төрле тәҗрибәләрдә, рәссамнар белән очрашуларда катнаша, супрематизм юнәлешенә багышланган экскурсиядә була, фотосурәткә төшә ала. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International