27 июльдә ФИНА паркының төп сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт халык уен кораллары оркестры чыгыш ясады. Дөнья, рус һәм татар композиторлары әсәрләре, халык көйләре яңгырады. Тамашачы оркестр чыгышын бик җылы кабул итте, алкышларга күмде.
1 августта монда Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор ансамбле сәхнә тотачак. Программага тамашачылар тарафыннан һәрчак җылы кабул ителә торган композицияләр кертелгән.
Паркта тагын Филармониянең джаз-оркестры, Мәскәүдән Олег Лундстрем исемендәге джаз-оркестр чыгышы каралган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте