Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында «Без - Россия гражданнары!» өченче республика иҗат конкурсы

2015 елның 28 июле, сишәмбе

Конкурс Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе  тарафыннан физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләрнең гражданлык-хокукый һәм сәяси культурасын күтәрү, сайлау турындагы законнарны өйрәнүгә этәргеч бирү, сайлаулар тарихы белән кызыксынуны арттыру  максатларында уздырыла.

Конкурсның нигезләмәсе белән китапханәнең сайтында  rsbsrt.ru конкурслар бүлегендә танышырга мөмкин. Мәгълүмат өчен: 89033438746

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International