Рәссам портретлар, сюжетлы тематик һәм декоратив картиналар, натюрмортлар ясый, табигать күренешләрен киндердә сурәтли. Әгәр аны нинди дә булса тема дулкынландырса, ул берничә эштән торган серия тудыра. Хәзер аның иҗат хәзинәсендә дүрт йөздән артык картина бар.
Кичәдә тагын бер күңелле вакыйга булачак. Тамашачыларга татар рәссамы Фиринат Халиков турында «Ходайдан иңдерелгән» дигән фильм күрсәтеләчәк.
2016 елның беренче 10 көнендә 1978 электрон билет сатылган – бу рекорд күрсәткеч.
Әлеге матур кичә Кино елына багышлап уздырыла – артистлар Россиядә төшерелгән, киң танылган кинофильмнардан җырлар башкарачаклар.
20 гыйнварда – Халыкара музейда селфи көне.
Казан консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбе һәм балалар музыка мәктәпләре укучылары тамашачыларга «Конек-горбунок» музыкаль-әдәби композициясе премьерасын күрсәтәчәк.
Тема: «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» һәм «Татар халкының милли тәңгәллеген саклап калу (2014 - 2016 еллар) программалары»
Лилия Газизова үзенең 2013 елда Мәскәүнең «Воймега» нәшриятендә чыккан «Люди февраля» («Февраль кешеләре») шигырьләр җыентыгын, ә Гүзәл Яхин матбугатта зур сөйләшүләр тудырган «Зулейха открывает глаза» («Зөләйха күзләрен ача») романын тәкъдим итте.
Тәкъдим ителә торган материаллар беренче тапкыр басылып, зур фәнни-гамәли кыйммәткә ия.
Татарстан Республикасының гариза биргән 9 районыннан 6 учреждениегә 29 955 272 сумга субсидия бирү турында карар кылынды: Зәйнең «Космос» яшьләр үзәге, Лениногорск шәһәренең мәдәният сарае, Менделеевск шәһәренең «Юность» район мәдәният йорты һәм Тәтешнең «Яңа гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәгенә бишәр миллион сум биреләчәк; Әгерҗе шәһәренең «Авангард» яшьләр үзәгенә – 4 956 467 сум; Мамадыш районы мәдәният йортына – 4 998 805 сум бүлеп бирү каралган.