20 гыйнварда 16.00дә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Хәмидуллинның юбилее уңаеннан шәхси күргәзмәсе ачыла.
Рәссам портретлар, сюжетлы тематик һәм декоратив картиналар, натюрмортлар ясый, табигать күренешләрен киндердә сурәтли. Әгәр аны нинди дә булса тема дулкынландырса, ул берничә эштән торган серия тудыра. Хәзер аның иҗат хәзинәсендә дүрт йөздән артык картина бар.
Күргәзмәдә рәссамның «Тәрәзәләр», «Самурайлар», «Фәрештәләр», «Казан», «Балыклар», «Көнчыгыш натюрморты», «Мәңгелек турында уйланулар», «Балаганчык. Курчаклы натюрморт », «Юдифь һәм Олоферн» һәм башка эшләр тупланмаларыннан картиналар күрсәтеләчәк.
567-80-43, 567-80-58
www. izo-museum.ru
e-mail: galereya.hazine@mail.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте