«Манеже»да Россия сәнгать академиясе иҗат һөнәрханәләренең күргәзмәсе ябыла

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

21 гыйнварда сәгать өчтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының  «Манеж» күргәзмәләр залында «Сәнгать-Иҗат-Балалар» халыкара проектына керүче  «Остазлар һәм шәкертләр» күргәзмәсен тантаналы төстә ябу булачак.

Экспозициядә иҗат һөнәрханәләренең графика, скульптура, рәсем юнәлешендәге эшләре куелган. Зураб Церетели, Александр Цигаль, Алексей Шмаринов, Фиринат Халиков, Булат Гильванов, Регина Якупова, Абрек Абзгильдин, Фәрит Якупов кебек танылган осталарның эшләрен  күреп калу мөмкинлеге бар әле. Күргәзмәдә Россия академик сәнгатендәге буыннар бәйләнешен ачык тоемларга мөмкин.

Кичәдә тагын бер күңелле вакыйга булачак. Тамашачыларга татар рәссамы Фиринат Халиков турында  «Ходайдан иңдерелгән» дигән фильм күрсәтеләчәк.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International