28 гыйнварда 18.30да Вознесенское поселогының мәдәният йортында (Нардуган урамы, 45) бәйрәм концерты була. Анда мәдәният йортының җитәкчелеге, төрле түгәрәкләргә йөрүчеләр, поселокта яшәүчеләр, активистлар һәм кунаклар катнаша.
Әлеге матур кичә Кино елына багышлап уздырыла – артистлар Россиядә төшерелгән, киң танылган кинофильмнардан җырлар башкарачаклар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте