Россия киносы елы алдыннан Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы халык саны йөз меңгә тулмаган торак пунктларда милли фильмнар күрсәтү өчен шартлар тудыру максатларында субсидия алырга бирелгән гаризаларны карап тикшерде.
Татарстан Республикасының гариза биргән 9 районыннан 6 учреждениегә 29 955 272 сумга субсидия бирү турында карар кылынды: Зәйнең «Космос» яшьләр үзәге, Лениногорск шәһәренең мәдәният сарае, Менделеевск шәһәренең «Юность» район мәдәният йорты һәм Тәтешнең «Яңа гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәгенә бишәр миллион сум биреләчәк; Әгерҗе шәһәренең «Авангард» яшьләр үзәгенә – 4 956 467 сум; Мамадыш районы мәдәният йортына – 4 998 805 сум бүлеп бирү каралган.
Шартнамәләр төзелгән инде, акча гариза биргән оешмаларның счетына турыдан-туры күчереләчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте