Икенче тапкыр уздырыла торган «Рус китабы Парижда» китап салонында Гүзәл Яхина белән Лилия Газизова Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясады

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

«Рус китабы Парижда» китап салоны Франция башкаласында быелның гыйнвар башында узды. Татарстан исеменнән анда Казан шагыйрәсе Лилия Газизова һәм Мәскәүдә яшәп рус телендә иҗат итүче  Гүзәл Яхина  чыгыш ясады. Алар икесе дә Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.

Әлеге форумның дәрәҗәсе турында анда Россиянең күренекле язучылары Андрей Битов, Виктор Ерофеев, Валерий Попов, Александр Снегирёв, Герман Садулаев катнашуыннан  чыгып та фикер йөртеп була.  

Лилия Газизова үзенең 2013 елда Мәскәүнең «Воймега» нәшриятендә чыккан «Люди февраля» («Февраль кешеләре») шигырьләр җыентыгын, ә Гүзәл Яхин матбугатта зур сөйләшүләр тудырган «Зулейха открывает глаза» («Зөләйха күзләрен ача») романын тәкъдим итте. Очрашу вакытында катнашучыларның чыгышлары француз теленә турыдан-туры тәрҗемә ителде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International