«Звучат татарские гусли» дип исемләнгән дисклар җыелмасының икенче чыгарылышы дөнья күрде. Беренче чыгарылыш Балтач районы гөсләләренә багышланган иде. Әлеге мультимедиа басмага музыка белгече-фольклорчы Эльмира Каюмова 2014 елда Республикабызның Арча районында язып алган үрнәкләр тупланган. CD һәм DVD эчтәлеген аутентик гөслә көйләре, гөсләгә кушылып башкарыла торган җырлар, халык музыкантлары белән әңгәмәләр, көйләү мисаллары тәшкил итә. 12 битле буклетта гөсләчеләр турында, аларның репертуары, уйнау манерасы һәм башка төрле мәгълүмат бирелә.
Гөсләдә уйнау традициясе керәшеннәрдә бүгенге көндә дә яшәп килә. Тик ул югалып бару дәрәҗәсенә җитте. Башкаручылар саны елдан-ел кимеп бара. Бу үзенчәлекле традицияне саклау һәм яңарту максатыннан Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге аудиовизуаль җыентыкларны бастыра башлады. Проектның җитәкчесе – Фәнзилә Җәүһәрова. Эш Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2012 елгы Коллегиясе карары нигезендә алып барылды.
Тәкъдим ителә торган материаллар беренче тапкыр басылып, зур фәнни-гамәли кыйммәткә ия. Аларны фәнни хезмәтләр язуда, укыту процессында да файдаланырга мөмкин, ул башкаручылар өчен кирәкле методик кулланма булып торачак. Шулай ук композиторлар һәм барлык фольклор сөючеләр өчен кызыклы һәм файдалы булыр дип өмет бар.