«Гыйнвар кичләре» унынчы балалар сәнгать фестивале Казанда һәм Зеленодольскида уза

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт сәнгать музеенда 21 гыйнварда кичке сәгать алтыда «Гыйнвар кичләре» унынчы балалар сәнгать фестивале ачыла. Казан консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбе һәм балалар музыка мәктәпләре укучылары тамашачыларга «Конек-горбунок»  музыкаль-әдәби композициясе премьерасын күрсәтәчәк.

Әлеге әкият быелгы юбилей фестиваленең темасы итеп сайланды. Соңрак тамашачыларга 5 кичә дәвамында бай  программа тәкъдим  ителәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International