Күргәзмәдә останың 60 эше куелган, төп урынны Тукайдан шигъри юллар китерелгән цикл алып тора.
Конкурска пьесалар 2016 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә.
Владимир Валентинович үзенең актерлык һәм режиссерлык эшләре турында сөйләячәк, заман кинематография сәнгате турында фикерләре белән уртаклашачак һәм тамашачыларның күпсанлы сорауларына җавап бирәчәк.
Антуан де Сент-Экзюпериның танылган әсәре бу юлы музыка һәм ком ярдәмендә ясалган картиналарда образлар аша сөйләнәчәк.
Габделхак хәзрәт озын гомере эчендә илледән артык шамаил ясаган. Күргәзмәдә шуларның аерым кешеләрдә саклана торган тугызы куелган.
Сәгать биштә кунакларны милли ризыклар белән сыйлаячаклар, балалар һәм олылар өчен уен-бәйгеләр оештырылачак, алтынчы яртыда бәйрәм концерты башлана.
Дәүләт Эрмитажы тупланмаларында сакланучы эшләрдән төзелгән «Италия образлары» күргәзмәсе тиздән ябылачак.
Күргәзмә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында 4 февральдә көндезге сәгать икедә ачыла.
Анда филология фәннәре кандидаты Җәүһәрова Фәнзилә Хәким кызы катнаша.
Биредәге ак халатлы шәфкать туташлары балаларны төрле сырхаулардан дәваласа, Г. Кариев театры күрсәткән "Керпе малае дуслар эзли"(Р.Корбан) спектакле геройлары: керпе, аю, төлкеләр аларның күңелләренә рухи көч, сихәт өстәде, чын дуслык үрнәген күрсәтте.