30 гыйнварда кичке сәгать дүрттә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «La Primavera» камера оркестры «Музыкада Италия образлары» программасын тамашачыларга тәкъдим итә.
Бу кичтә классик музыка тыңлау белән беррәттән, Италиядә XVII-XX гасырларда иҗат иткән Көнбатыш Европа рәссамнары картиналарын да күрергә мөмкин булачак. Дәүләт Эрмитажы тупланмаларында сакланучы эшләрдән төзелгән «Италия образлары» күргәзмәсе тиздән ябылачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте