«Доанкет» Вьетнам җәмгыяте Ай календаре буенча Яңа елны бәйрәм итә

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

31 гыйнварда Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасы «Доанкет» Вьетнам җәмгыяте Ай календаре буенча Яңа елны бәйрәм итә.

Сәгать биштә кунакларны милли ризыклар белән сыйлаячаклар, балалар һәм олылар өчен уен-бәйгеләр оештырылачак, алтынчы яртыда бәйрәм концерты башлана, дип хәбәр итә халыклар дуслыгы йорты Матбугат хезмәте.

8 (843) 237-97-90, 8-906-122-45-62

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International