30 гыйнварда 18.00дә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә кинорежиссер, актёр, сценарист, продюсер Владимир Меньшовның иҗат кичәсе була.
Владимир Валентинович үзенең актерлык һәм режиссерлык эшләре турында сөйләячәк, заман кинематография сәнгате турында фикерләре белән уртаклашачак һәм тамашачыларның күпсанлы сорауларына җавап бирәчәк.
Хөрмәтле журналистлар! Владимир Меньшов белән әңгәмә кору өчен zimfiratat@mail.ru адресына язып яисә 89053126758 телефонына шалтыратып аккредитация узу шарт.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте