Татар шамаиле галереясендә «Халык һөнәрчесе Габделхак хәзрәт: пыяла шамаилләр» күргәзмәсе ачыла

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

29 гыйнварда көндезге сәгать бердә  «Казан Кремле»нең Татар шамаиле галереясендә «Халык һөнәрчесе Габделхак хәзрәт: пыяла шамаилләр» күргәзмәсе ачыла. Анда тамашачы хозурына Питрәч районы Шәле авылында яшәгән  халык һөнәрчесе  Бикморатов Габделхак хәзрәтнең (31.01.1927 – 23.12.2015) иҗат җимешләре – традицион пыяла шамаилләр тәкъдим ителә.

Габделхак хәзрәт озын гомере эчендә илледән артык шамаил ясаган. Күргәзмәдә шуларның аерым кешеләрдә саклана торган тугызы  куелган. Сигез шамаил – пыялада, берсе – эскиз рәвешендә кәгазьдә.

Останың эшен хәзер аның оныгы – яшь нәкышьче Илдар Таҗиев дәвам итә.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International