3 февральдә 16.00дә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Нәҗип Нәкъкашның “Тукайдан илһам алып” дип аталган күргәзмәсе ачыла. Ул бөек шагыйрьнең 130 еллыгына багышлана. Күргәзмәдә останың 60 эше куелган, төп урынны Тукайдан шигъри юллар китерелгән цикл алып тора.