«Евгений Куманьковның Иске Мәскәүгә карашы» күргәзмәсе Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында 4 февральдә көндезге сәгать икедә ачыла. Анда Россиянең халык рәссамы, сәхнә декорациясе һәм кино сәнгате өлкәсендә танылган оста Евгений Иванович Куманьковның 58 эше куелган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте