Габдулла Кариев театрының хәйрия спектакле

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры  изге эш эшләүдән туктамый. Ел дәвамында кариевлылар балалар йортларында, мөмкинлекләре чикләнгән  интернатларда тәрбияләнүче балалар каршында хәйрия спектакльләре куя. Чираттагы игелекле чара белән  кариевлылар Казанның Яңа Савин районында урнашкан республикакүләм махсуслашкан  балалар йортында булды.

Биредәге ак халатлы шәфкать туташлары балаларны төрле сырхаулардан дәваласа, Г. Кариев театры күрсәткән "Керпе малае дуслар эзли"(Р.Корбан)  спектакле геройлары:  керпе, аю, төлкеләр аларның күңелләренә рухи көч, сихәт өстәде,  чын дуслык үрнәген күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International