Россия Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына багышланган тантаналар кысаларында, 12–13 июньдә Казанга «Театр поезды» килеп җитәчәк. Бөтенроссия проекты Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.
Татарстан Республикасында «Һәр өченче» концерт-реквиемы узды. Концерт-реквиемны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Беларусь Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Владимир Перцов карады. Чара «Казан Экспо»да 28 һәм 29 апрельдә уза.
4–8 сентябрьдә Татарстан башкаласында XXII Казанның «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале узачак, ул үзенең «Мәдәниятләр диалогы аша – диалог мәдәниятенә» дигән шигарына тугрылыклы.
Быел төп конкурста беренче тапкыр «Иң яхшы тавыш режиссурасы» һәм «Фильмның иң яхшы музыкаль бизәлеше» номинацияләре барлыкка килде.
Җиңү көне алдыннан Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте «ЮНАРМИЯ» белән берлектә Бөтенроссия «Җиңү тәрәзәләре» акциясен башлап җибәрде. Ул ватан тарихы вакыйгалары һәм Бөек Ватан сугышы геройлары батырлыгы турында хәтерне саклауга юнәлдерелгән һәм 2022 елдан бирле ел саен үткәрелә.
Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукай күге астында дуслык әйлән-бәйрәме» бәйрәме узды. Чара төрле милләт укучыларын берләштерде һәм мәдәни диалогның һәм үзара аңлашуның якты үрнәге булды.
25 апрельдә Будапешт Башкала циркында аншлаг белән Казан циркының «Мирас» милли татар спектакль-фэнтезисенең премьерасы узды. Аны 20 илнең илчеләре, шул исәптән Россия Федерациясенең Венгриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Евгений Станиславов та карады.
2026 елның 28 һәм 29 апрелендә «КАЗАНЬ ЭКСПО» Халыкара күргәзмә үзәгенең Илгам Шакиров исемендәге концерт залында «Һәр өченче» концерт-реквиемы узачак.
Туган тел көнендә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бәйрәм концерты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре тапшырды.
«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар! Сезне Туган тел көне һәм күренекле вакыйга – татар халкының бөек улы, даһи шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.
Туган тел – милләтнең тере сулышы һәм рухы, аның тарихи хәтер хәзинәсе. Бу тиз үзгәрүчән дөньяда халкыбызга хас үзенчәлекләрне саклау өчен әхлакый маяклар нәкъ менә туган телдә тупланган.
Тукай татар шигъриятенең символына әйләнде. Аның тиңдәшсез тезмәләрендә күп буыннар тәрбияләнде. Көйле-моңлы «Туган тел» дөньяны танып белүдә беренче булып юл күрсәтсә, шагыйрьнең фәлсәфи лирикасы тормыш куйган сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Тукайның туры сүзе бервакытта да үз көчен югалтмый: ул вөҗданыбызны пакьли, җаныбызга дәва бирә, күңелебезне кузгата, игелекле эшләргә рухландыра. Һәрберебез өчен олы байлык булган хәзерге татар әдәби теленә нәкъ менә Тукай нигез салды.
Тагын бер мәшһүр каләм иясе – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең үлемсез әсәрләре бүген аеруча актуаль яңгыраш алды. Быел без аның тууына 120 ел тулуны билгеләп үтәбез. Җәлилнең батырлыгы кешелек дөньясы өчен каһарманлык өлгесенә әйләнде, ул кулларына корал тотып Ватанны, үзләренең туган телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен яклап көрәшүче яшьләребез – төрле милләт вәкилләре өчен үрнәк булып тора.
Халкыбызның тарих сәхифәләрендә исемнәре алтын хәрефләр белән язылган шәхесләребезнең олы иҗаты туган телебезне саклауда, аның матурлыгын, байлыгын кыйммәтле мирас итепкиләчәк буыннарга тапшыруда ныклы нигез хезмәтен үтәсен.
Сезгә тынычлык, иминлек, илһамлы тормыш телим. Горурлыгыбыз булган туган телебез һәм мәдәниятебез һәрчак үсеш-алгарышта булсын!».
Татарстан Республикасының Халык сәнгать кәсепләре буенча Сәнгать-эксперт советы утырышында катнашуга гаризалар кабул ителү башланды.