Туган тел көнендә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бәйрәм концерты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре тапшырды.
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссиянең 2026 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшыру турындагы тәкъдимнәрен караганнан соң, 2026 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре түбәндәгеләргә бирелде:
Сираева Лилия Фаис кызына (Лилия Гыйбадуллинага) – «Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен;
Түбәндәге составтагы авторлар коллективына: Вертелецкий Сергей Юрьевичка, Корчагин Павел Дмитриевичка, Мәганов Наил Өлфәт улына, Чавлинов Эрдни Зулаевичка – төрки музыка уен коралларын торгызу проектын гамәлгә ашырулары өчен;
түбәндәге составтагы иҗат төркеменә: Зәйниева Резеда Рифат кызына (Резеда Гобәевага), Җәббаров Айдар Тәлгать улына, Талипов Эмиль Мансур улына – «Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен.