Казанда «ҺӘР ӨЧЕНЧЕ» концерт-реквиемы узачак

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

2026 елның 28 һәм 29 апрелендә «КАЗАНЬ ЭКСПО» Халыкара күргәзмә үзәгенең Илгам Шакиров исемендәге концерт залында «Һәр өченче» концерт-реквиемы узачак.

Проект Союз дәүләтенең Даими Комитеты, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Беларусь Республикасы Мәдәният министрлыгы, Беларусь Республикасы Оборона министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.

Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 81 еллыгы алдыннан тарихи хәтерне һәм шул чор вакыйгалары турында хакыйкатьне саклау мәсьәләсе аеруча кискен тора. Россия Федерациясенең истәлекле даталары календаренда нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан Бөек Ватан сугышы чорында совет халкына каршы геноцид корбаннарын искә алу көне килеп чыгуы очраклы түгел.

Выставкаларның эшли башлау вакыты — 28 һәм 29 апрельдә 14:30 сәгатьтә. «Һәр өченче» концерт-реквиемы 28 һәм 29 апрельдә 16:00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International