Мәдәни-ял итү учреждениеләре үзизоляцияләнү режимы шартларында дистанцион эшкә күчте. Шул сәбәпле, өлкәннәр онлайн-форматта концерт һәм иҗат кичәләрен карый, ә балалар - куркынычсыз ресурслар ярдәмендә шөгыльләнә ала.
Бу атнада Татарстан мәдәният учреждениеләре янә киң онлайн-программа әзерләгән. Ул төрле яшьтәге кешеләргә исәпләнгән. Өлкәннәр өчен иң яхшы спектакльләр һәм концертлар бушлай күрсәтелә, балаларга мастер-классларда һәм иҗади лабораторияләрдә катнашырга, спектакльләр карарга һәм яраткан актерларның әкиятләрен тыңларга тәкъдим итәләр. Музейлар виртуаль экскурсияләргә һәм тарихи программаларга чакыра.
Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулуга багышланган барлык тантаналар да быел онлайн-форматта оештырылды.
Татар халкының бөек улы – милли шигъриятебез кояшы Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бу бәйрәм Татарстанда һәм милләттәшләребез яшәгән барлык җирләрдә гаять тантаналы итеп, зур күтәренкелек, ата-бабаларыбызның борынгы мәдәниятенә һәм данлыклы традицияләренә ихлас хөрмәт белән билгеләп үтелә.
26 апрель - безнең республика өчен истәлекле дата - бөек татар шагыйре, хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе булган Габдулла Тукайның туган көненә багышланган Туган тел көне. Быел татар шигърияте классигы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесенең тууына 134 ел тула.
Шигъри кичә мөһим даталарга – Габдулла Тукайның туган көненә, Шигърият көненә һәм Туган тел көненә багышлана.
2020 елның 4-9 сентябрендә Казанда XVI халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Фестивальнең төп темасы - ТАССРның 100 еллыгы. Бу вакыйгага берничә программа багышлана.
Быел бу зур күләмле акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.
Татарстан Республикасы Милли музее коллекциясе Татарстанның иң югары дәүләт бүләге – күренекле татар җырчысы Илһам Шакировка бирелгән «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» 1нче номерлы ордены - белән тулыланды. Мондый инициатива белән легендар артистның туганнары чыккан.
Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры һәм С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы Җиңү көне алдыннан җырлы онлайн-проект башлап җибәрә.