Мәдәни-ял итү учреждениеләре үзизоляцияләнү режимы шартларында дистанцион эшкә күчте. Шул сәбәпле, өлкәннәр онлайн-форматта концерт һәм иҗат кичәләрен карый, ә балалар - куркынычсыз ресурслар ярдәмендә шөгыльләнә ала. Мәдәният учреждениеләре белгечләре социаль челтәрләрдә (Viber/WatsApp, Скайп, «ВКонтакте», «Инстраграм», «Одноклассники») концерт номерларының видеоязмаларын, декоратив-гамәли иҗат буенча осталык дәресләрен, иртәнге физик күнегүләрне, акцияләр, викториналар һәм марафоннар урнаштыралар.
Шул рәвешле, Чаллыда «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге хезмәткәрләре яшь авторлар арасында «Минем яраткан шәһәрем - Чаллы» дигән онлайн-конкурс, «КАМАЗ» мәдәният йорты хезмәткәрләре – ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Кама хроникасы» онлайн - марафонын оештырды, һәм «Җырлый торган шәһәр» интернет-конкурсын башлап җибәрде.
Район мәдәният учреждениеләренең онлайн-программасында - төрле мастер-класслардан алып истәлекле даталарга багышланган концертларга һәм зур бөтенроссия акцияләренә кадәр бар.
Коронавирус инфекциясе аркасында өйдә утыручыларга ярдәм йөзеннән Кукмара район мәдәният йорты онлайн-концертлар трансляцияли башлады. Аларда 14 үзешчән артист катнашачак. Турыдан-туры эфирларны көн саен көндезге сәгать икедә карарга мөмкин. Габишево авылының мәдәни-спорт үзәге хореография студиясенә йөрүче балалар арасында Бөтендөнья бию көненә багышланган бәйге башлап җибәрде.
Чирмешән районы мәдәният учреждениеләрендә бу атнада 20дән артык чара планлаштырылган. Моннан тыш, һәр мәдәният йорты үз программасын әзерләгән. Аны формалаштырганда балаларга һәм яшүсмерләргә зур игътибар бирелгән. Расписаниедә - балалар сәнгать мәктәбе педагоглары белән хореография, вокал, сынлы сәнгать буенча мастер - класслар, театр, филармония артистлары белән туры эфирлар, белем бирү программалары һәм онлайн-китапханәгә сәяхәт бар. Өлкәннәрне иҗат кичәләренә һәм чәчәк үстерергә, тегәргә яратучылар белән турыдан-туры эфирларга чакыралар. Якын арада район халыкара масштабтагы чараны - гармунчылар онлайн-фестивален үткәрергә планлаштыра.
Шәһәр һәм район мәдәният йортларының тулы эш программасы белән танышу һәм булачак вакыйгаларның виртуаль мәйданчыкларын карау өчен сылтама:
/file/mincult/File/города онлайн-мероприятия (1).pdf
/file/mincult/File/онлайн-мероприятия районов РТ.pdf