Кичә Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова Самарада Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Мәдәният» юнәлеше сораулары Комиссиясе эшендә катнашты.
Президент мәдәни инициативалар фонды грантлар алуга конкурста катнашу өчен гаризалар бирү кампаниясе башлануы турында игълан итте.
Россия Президенты Владимир Путин мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә гомуммилли әһәмияткә ия иҗат проектларына ярдәм итү өчен грантлар бирү турында боерыкка кул куйды.
Раифа Богородицкий ирләр монастыре территориясендә узган 2020 елгы фестивальнең эксперименталь лабораториясе рухи мәдәниятләр - христиан һәм ислам диненең гомумилеген өйрәнүгә багышланган иде.
14 июль «Уникс» концертлар залында «Ivenko&Friends» (Ивенко һәм аның дуслары) дип исемләнгән заманча һәм классик хореография концерты булачак.
19 июнь 14:00 һәм 18:00 сәгатьтә Казан яшь тамашачылар театрында «Папамамалогия» музыкаль премьерасы узачак.
24 һәм 26 июньдә «Әкият» татар дәүләт курчак театрында премьера – Галимҗан Ибраһимов әсәре буенча «Адәмнәр» спектакле куела. Театрга 16 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар чакырыла.
Арчада Сабантуй 13 июньдә Үзәк стадионда узачак.
Быел ул Татарстан Республикасының Апас муниципаль районы Сабантуй мәйданында үтәчәк
“Созвездие-Йолдызлык” лауреатлары һәм җиңүчеләре өч сәгать дәвамында тамашачылар өчен дәртле эстрада номерлары һәм композицияләр башкарачак. Чара фестиваль гимны – “Кояш дискотекасы” җыры белән тәмамлана.