Раифа Богородицкий ирләр монастыре территориясендә узган 2020 елгы фестивальнең эксперименталь лабораториясе рухи мәдәниятләр - христиан һәм ислам диненең гомумилеген өйрәнүгә багышланган иде. Россия рәссамнары тарафыннан эшләнгән сәнгать әсәрләреннән торган визуаль контент булдырылган иде.
Фестивальнең төп тезисы -мәхәббәт һәм мәрхәмәт. Хәзерге вакытта халык пандемия белән көрәш аркасында авыр сынаулар кичерә. Изоляция күп кешедә депрессия, ялгызлык хисе уятты. Хәзерге вакытта табигатькә һәм әйләнә-тирәгә карата мәхәббәт һәм мәрхәмәт, шәфкатьлелек күрсәтү зарур. Үз-үзеңә ышану, илаһи башлангыч, киләчәккә ышаныч барлык кыенлыклар алдында көчле торырга ярдәм итә. Бер-беребезгә ярдәм итеп без барлык бәхетсезлекләрне дә җиңеп чыга алачакбыз.
Раифа 2021 фестивале лабораториясе рәссамнарга, дин һәм этномәдәнияткә карамастан, кешелеклелек кыйммәтләрен, мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелек, өлкәннәргә карата мәрхәмәт, якыннарына карата мәхәббәт, әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт чагылдыра торган образлар тудырырга тәкъдим итә.
Фестивальне үткәрү форматы үзгәрде, онлайн катнашу да күздә тотыла. Визуализация өчен яңа инструментлар – digital һәм медиаконтент (анимация, видео-арт, компьютер графикасы һ. б.) куллану хуплана.
Фестиваль 2021 елның сентябрь-октябрь айларында Раифа Богородицкий ирләр монастыре территориясендә узачак. Фестиваль программасына Казан Кремлен, Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгын күрү дә кергән.
Традиция буенча, әсәрләрнең экспозициясе Раифа күле ландшафтында, Татарстан һәм Россия музейларында, галереяләрендә күрсәтеләчәк.
2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү сәбәпле экспозиция Болгар музей-тыюлыгы территориясендә тәкъдим ителәчәк.
Катнашучылар с[A1] CV форматында PDF (2-3 бит), проектның тасвирламасын (концепция, эскиз) alfinbika@yandex.ru почтасына җибәрергә тиеш.
Телефон: +7 987 238 97 27 Әлфия Ильясова (Саргин).