Кичә Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова Самарада Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Мәдәният» юнәлеше сораулары Комиссиясе эшендә катнашты. Комиссия утырышы Самара өлкәсе губернаторы Д.И.Азаров җитәкчелеге астында узды.
Утырышта төбәк башлыклары, РФ мәдәният министрлыгы җитәкчелеге, парламентарийлар, зур шәһәрләрнең музей җитәкчеләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты. Фикер алышу Идел буе «ВолгаФест-2021» фестивале кысаларында узды. Катнашучылар креатив индустрия үсеше һәм мәдәни инициативаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикерләштеләр.
Утырышта Президент мәдәни инициативалар фонды грантларын алуга гаризалар җыя башлау турында игълан ителде. Президент мәдәни инициативалар фондының конкурс Комиссиясе эшендә Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова да катнаша.
Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсенең уртак креатив проектлары байтак. «ВолгаФест-2021» фестиваленә шулай ук «Чәк-Чәк» музее җитәкчеләре Полосин гаиләсе, шагыйрә Анна Русс, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе О.А.Балтусова да чакырылды. Фестивальнең бер павильоны Казанга багышланган.
12 июньдә Ю.А.Гагарин исемендәге мәдәният һәм ял паркында Самара губерниясенең 170 еллыгына багышланган татар милли бәйрәм-Сабантуе узды. Быел ул 32 тапкыр билгеләп үтелә. Бәйрәм кунаклары арасында Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров та бар иде. Бүгенге көндә Самара өлкәсендә 127 мең татар яши, 18 татар милли-мәдәни берләшмәсе эшли, 13 мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытыла. Самарада татар телен һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәтүче «Яктылык» мәктәбе эшләп килә. Өлкәнең Хөкүмәте ярдәме белән «Бердәмлек» газетасы нәшер ителә.