20 июньдә XIII Театраль Сабантуй үтәчәк

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

20 нче июнь, 11:00 сәгатьтә, Татарстан Республикасының Апас муниципаль районы Сабантуй мәйданында XIII Театраль Сабантуй үтәчәк.

Быел да әлеге традицион бәйрәмдә Татарстан дәүләт театры артистлары һәм хезмәткәрләре, күпсанлы мәртәбәле кунаклар катнашачак.

Катнашалар: Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт Яшь тамашачылар театры, “Әкият” татар дәүләт курчак театры,  С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры, А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры, Буа дәүләт сатира театры, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры.

Чара ТР Президенты ярдәме, ТР Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Апас муниципаль районы администрациясе тарафыннан оештырыла.

Республика театрлары Сабан туе «театраль» дип аталса да, программада көянтә-чиләк белән йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык сугышы, милли көрәш һ.б. традицион уен-ярышлар бар. Ярышларда җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.

Хөрмәтле журналистлар! Сезне театр Сабан туена көтеп калабыз һәм әлеге зур әһәмияткә ия бәйрәмне яктыртуыгызны сорыйбыз!

Алдан ук рәхмәт!

Белешмә өчен: Театраль Сабантуйның тарихы 2005 нче елга барып тоташа. Әлеге бәйрәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия  театры инициативасы белән уздырыла башлый. Беренче  Сабан туе Биектау районының Әлдермеш авылында үткәрелә.  Шуннан бирле бу бәйрәмдә ел саен Татарстанның иҗат коллективларыннан 3 меңләп кеше катнашып килә. Театраль Сабантуй Татарстан дәүләт театрлары арасындагы иҗади элемтәне, бердәмлекне ныгыту, милли бәйрәм Сабан туен популярлаштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау максатыннан уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International