Россия Президенты Владимир Путин мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә гомуммилли әһәмияткә ия иҗат проектларына ярдәм итү өчен грантлар бирү турында боерыкка кул куйды. Әлеге документ 2021 елның 7 июнендә хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылды.
Президент грантларын Татарстан Республикасының түбәндәге мәдәният вәкилләре алды:
- Исмәгыйлева Резедә Наил кызы - "Казан шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе директоры (Китапханә базасында укуны алга этәрү һәм иҗади чаралар, очрашулар үткәрү, шулай ук "Әдәби форпост"дискуссия клублары нигезендә яшьләр мәйданчыгы проектын тормышка ашырган өчен).
-Жуков Юрий Леонид улы - "Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры, ("Мирас" мультимедиа белем бирү программасы проектын тормышка ашырган өчен).