Казанда заманча һәм классик хореография концерты узачак

2021 елның 15 июне, сишәмбе

14 июль «Уникс» концертлар залында «Ivenko&Friends» (Ивенко һәм аның дуслары) дип исемләнгән заманча һәм классик хореография концерты булачак. Проектның инициаторы һәм иҗади җитәкчесе- М.Җәлили исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театры артисты, Татарстанның атказанган артисты, Халыкара конкурслар лауреаты Олег Ивенко. Концертта Казан балет труппасының әйдәп баручы биючеләре, шулай ук чакырылган артистлар – Ивенконың дуслары катнашачак. Башлана 19.00 сәгатьтә.

Концерт программасына «Дон Кихот», «Эсмеральда», «Париж ялкыны», «Шүрәле» классик балетларыннан па-де-де һәм адажио керәчәк.

Концертта М.Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театры солистлары катнашачак: Халыкара конкурслар лауреаты, «Зур балет» тамашасы җиңүчесе Аманда Гомес, «Зур балет» тамашасы җиңүчесе Вагнер Карвальо, Татарстанның атказанган артисты Александра Елагина, Халыкара конкурслар лауреаты Алессандро Каггеджи, Антон Полодюк, Каролина Заборне. Чакырылган артистлар арасында «Кремль балеты» театрының прима-балеринасы (Мәскәү) Екатерина Первушина, Казан биючеләре һәм хореографлары Анна Федорова, Марсель һәм Мария Нуриевлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International