Арча районы
Арчада Сабантуй 13 июньдә Үзәк стадионда узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә. Арча районы мәдәният идарәсе вәкилләре тарафынан Казан артистлары катнашында бай концерт программасы әзерләнә. “Милли уеннар һәм ярышлар булачак. «Казан» бию ансамблен дә чакырдык. Эстрада артистларыннан Илсаф, Марина Карпова, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Зәкиев, Әмир Әхмәдишин, Руслан Кираметдинов, Илмира Нәгыймова, Рафис Кәлимуллин киләчәк. Концерт программасы 12.00 сәгатьтә башлана”, -диде идарә җитәкчесе Илфар Әюпов.
Саба районы
Саба районында быел инструменталь музыка яңгыраячак. Сабантуй 12 июньдә сәг.10.00 башлана.
«Быел кунакка «Риваять» этник музыка ансамблен, шулай ук «Чаллы нуры» коллективын чакырдык. Гадәттә, Сабантуйда концерт эстрада артистлары катнашында уза иде, әмма быел без фольклор музыкага өстенлек бирергә булдык, өстәвенә республикада Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы бара. Дүрт сәхнә оештырыла. Бәйрәмнең рәсми өлеше районның иҗат коллективлары көче белән әзерләнгән концерт программасыннан торачак, анда 350 кеше катнаша. Балалар сәхнәсе «Шаян-ТВ» карамагында булачак», – дип сөйләде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин.
Балык Бистәсе районы
Балык Бистәсендә татар эстрадасының танылган артистлары катнашында зур концерт көтелә. Бәйрәм 13 июньдә 10.00 сәгатьтә башлана.
«Бәйрәм чаралары театральләштерелгән тамаша белән ачылачак. Зур сәхнә һәм Кече сәхнә, шулай ук балалар мәйданчыгы булачак. Чабышлар һәм көрәштән тыш, парашютчылар тамашасы да булачак. Казаннан цирк программасы киләчәк. Рафил Җәләлиев, Эльвира Гыйльфанова, Чулпан Йосыпова катнашында концерт көтелә. Илгәрәй һәм якташыбыз Илназ Минвәлиевне күрергә өметләнәбез. Без барлык якташларыбызны-язучыларны, артистларны чакырдык",-дип сөйләде Балык Бистәсе районы мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Резидә Җәләлова.
Сарман районы
Сарманда Сабантуй 13 июньдә сәг 10.00 башлана. Биредә кичке Сабантуй да узачак.
"Быел сәхнәне үзгәрттек, зур экраннан тамашачыларга сәхнәдә барган вакыйгаларны күзәтү уңайлы булачак. Гармунчылар парадында 200гә якын музыкант катнашачак. Районның өч йөзгә якын нәни артисты концерт программасында катнаша. Бәйрәм кунакларын фольклор коллективлар каршы алачак. Һичшиксез, ат чабышлары, милли көрәш, ярышлар, төрле уеннар узачак. Бәйрәмгә якташларыбыз Зөһрә Шәрифуллина, Вәсим Әхмәтшин, язучы Фәрит Яхин, шагыйрь Дамир Гарифуллинны чакырдык.
Кич белән Ленин паркында Рифат Зарипов концерты булачак. Ул үзенең төркеме белән киләчәк. Кич белән бәйрәм чаралары 20.00 сәгатьтә башлана», – дип хәбәр итте район мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова.
Азнакай районы
Азнакайда Сабантуй 13 июньдә, ә 12 июньдә районның иҗат коллективлары Самарага милләттәшләргә бәйрәм оештырырга бара. Район Сабантуе иртәнге унда башлана.
«Көндезге программа кунаклары-яраткан артистларыбыз Равил Галиев, Зәйнәп Фәрхетдинова. Районыбызның үзешчәннәре чыгыш ясаячак. Милли уеннар, шактый күп креатив конкурслар узачак. Төрле күргәзмәләр булачак. Балалар өчен мәйданчык оештырыла. Ә кичке сигездә Фирдүс Тямаевның концерты башлана", - дип сөйләде Азнакай районы мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Кәлимуллина.
Буа районы
Буада Сабантуй 12 июньдә 14.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән ачылачак. Эстрада йолдызлары да чыгыш ясый.
«Концерт программасы 12.00 сәгатьтә башлана. Без Әнвәр Нургалиевне чакырдык. Шулай ук «Ямьле» коллективын һәм Чувашиядән җырчы Фәридәне дә көтәбез. Милли гореф-гадәтләребезне чагылдыручы татар ишегаллары булачак", - дип сөйләде Буа мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Гыйматдинова.
Кукмара районы
Иң гадәти булмаган Сабантуйларның берсе Кукмарада булыр дип көтелә. Район Сабантуе Манзарас авылы территориясендә башлана. Бәйрәм 13 июньдә сәг 11.00 башлана.
«Халык күңел ачулары кичкә кадәр барыр дип уйлыйбыз. Безнең мәйданда ир-атлар гына көрәшмәячәк. Яшүсмерләр һәм хәтта хатын-кызлар арасында турнир оештырачакбыз. Сабантуй батырына тәкәдән тыш ат та бүләк итәчәкбез. Милли рухта бизәлгән ишегаллары булачак. Демография хәзер актуаль булу сәбәпле, танышулар өчен мәйданчык әзерләргә булдык. Ул «Димче почмагы» дип аталачак, аны таныштыру клубы оештыра. Концерт программасының йолдызы Рифат Зарипов булачак. Шулай ук район артистлары һәм коллективлары, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары чыгыш ясаячак, – дип сөйләде Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина.
Әлмәт районы
Әлмәт Сабантуена 13 июньдә Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор музыка ансамбле киләчәк. Бәйрәмне ачу тантанасы 11.00 сәгатьтә башлана. «Төрле мастер-классларда осталарның эшләре белән танышырга мөмкин булачак. Шулай ук Актанышның «Агыйдел» дәүләт ансамбле, танылган җырчы Илнат Фәрхуллин, «Зө-Ләй-Лә» төркеме дә катнашыр дип көтелә, – дип сөйләде район мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльмира Хәсәнова.
Мамадыш районы
Мамадыш Сабантуенда татар эстрадасы йолдызы Айдар Галимов чыгыш ясаячак. Бәйрәм 12 июньдә сәг 10.00 башлана.
«Якташлар Резедә Кадыйрова, Чулпан Зиннәтуллина, Миңгол Галиев, Ильяс Халиковны чакырдык. Ат чабышлары рәсми ачылышка кадәр иртәнге тугызда башланачак. Сәхнәләрнең берсендә фольклор программасы, икенчесендә «Сабантуй гүзәле» бәйгесе узачак”, – дип хәбәр итте Мамадыш районы мәдәният бүлеге җитәкчесе урынбасары Зөлфия Никифорова.
Актаныш районы
Актанышта Сабантуй бәйрәме 12 июнь көнне була. Концерт программасын районның үзешчән коллективлары тәкъдим итәчәк.
«Актаныш гармуннары» дигән зур программа әзерләдек. Анда җирле һәм Татарстанның башка районнарыннан чакырылган гармунчылар да катнашачак. 11 июнь көнне Меңнәр авылы Сабантуенда Гүзәл Уразова җырлаячак. Анда концерт кичке җидедә башлана", - дип сөйләде безгә мәгълүматлаштыру бүлеге методисты Эльвира Кузнецова.
Әгерҗе районы
Әгерҗедә Сабантуй 13 июнь көнне билгеләп үтелә. Кунакларны татар эстрадасы артистлары катнашында зур бәйрәм концерты көтә.